Мидхәт Шаһиәхмәтов өлешчә мобилизация шартларында бизнеска ярдәм итүнең федераль чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышның төп темасы Татарстан Республикасында өлешчә мобилизация шартларында бизнеска ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру булды.

Бүгенгә түбәндәгеләр кабул ителде:

- Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларга, шул исәптән ШЭга кредит каникулларына хокук бирү мөмкинлеге каралган 2022 елның 07 октябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон;

заемчыны мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырган очракта, КУЭ субъектлары өчен кредит шартнамәләре буенча кредит каникулларына хокук бирү турында 2022 елның 20 октябрендәге 406-ФЗ номерлы Федераль закон;

- мобилизацияләнгән эшкуарларга бизнес белән идарә итүне махсус хәрби операциядә катнашу чорында ышанычлы затларга тапшырырга мөмкинлек бирә торган 2022 елның 20 октябрендәге 404-ФЗ номерлы Федераль закон;

- өлешчә мобилизацияләү кысаларында хезмәткә чакырылган эшкуарларга милекне арендалау түләүләре буенча кичектерү бирү турында Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 15 октябрендәге 3046-р номерлы күрсәтмәсе;

- өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен контрактларның мөһим шартларын үзгәртү мөмкинлеге каралган Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 15 октябрендәге 1838 номерлы карары;

- өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган гражданнар өчен салымнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча кичектерү, салым хисабын бирү срокларын озайту, күчмә салым тикшерүләрен туктатып тору турында Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 20 октябрендәге 1874 карары;

- мобилизацияләнгән гражданнар өчен мобилизация вакытында гамәлдә булу вакыты чыга торган аерым рөхсәтләрне автомат рәвештә озайту күздә тотыла торган Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 15 октябрендәге 1839 номерлы карары;

- мобилизацияләнүчеләргә яки контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга микрозаем бирүнең максималь срогын арттыру мөмкинлеген тәэмин итү, мобилизация буенча яки контракт буенча хәрби хезмәт узу вакытына грант бирү турындагы килешүнең йөкләмәләрен үтәүне туктатып тору турында Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2022 елның 10 октябрендәге 555 номерлы боерыгы.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең җаваплы органнарына һәм җирле үзидарә органнарына потенциаль ярдәм алучылар, кирәк булганда, алар өчен каралган ярдәм чараларыннан файдалана алсын өчен, ярдәмнең кабул ителгән чаралары турында максималь мәгълүмат бирүне тәэмин итү йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International