Татарстан Республикасында инвестиция максатларына ташламалы кредит бирүнең яңа программасы эшли башлаганнан бирле 5,8 млрд сумлык 58 гариза бирелгән. Бүгенге көндә республика эшкуарларына 9 гариза буенча 800 млн сум бирелгән. Гаризалар кабул итү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: инвестиция максатларына кредит бирү программасы РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе тарафыннан 2022 елның 25 августында эшләтеп җибәрелде һәм җитештерү предприятиеләренә, шулай ук авыл хуҗалыгы, кунакханә бизнесы, транспорт белән ташу һәм саклау өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы компанияләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә.
1 млрд сумга кадәр финанс ярдәмен кече һәм микропредприятиеләр өчен еллык 4 % ка кадәр, урта бизнес өчен 2,5 % ка кадәр киметелгән ставка буенча алырга мөмкин. Татарстан Республикасында программаны гамәлгә ашыруда катнашуга 18 банк тоташтырылган, аларның тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин. Кредитлар өч елга кадәр срок белән бирелә.
Кредитны тәэмин итү өчен үз акчасы булмаган компанияләр өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Ярдәм – 2022» ташламалы продукт кысаларында поручитель булачак. Продукт буенча поручительлек суммасы 70 млн сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта кызыксындыру буенча ставка минималь күрсәткечкә – 0,5 % ка кадәр киметелгән, шулай ук беренче 6 айга акчалата түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган.
Белешмә өчен: Үз бизнесыңның гарантия ярдәме алу мөмкинлеген тикшерергә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.