Татарстанда илнең әйдәп баручы маркетологларыннан һәм экспертларыннан бушлай 10 сәгатьлек «Шәхси бренд һәм маркетинг нигезләре» интенсивында катнашу өчен үзмәшгульләр җыю бара. Укыту курсы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» төбәк Үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Татарстанның 350 үзмәшгуле сайлап алыначак һәм экспертлар белән шәхси бренд формалаштыру һәм таныту өчен актуаль инструментлар кертү өстендә эшләргә мөмкинлек алачак. Экспертлар сыйфатында WorldSkills Russia, «Минем бизнес» Үзәге, «Эшкуарлык фабрикасы», «Эссен Продакшн» һ. б. өчен проектларның маркетологлары чыгыш ясаячак.
Чара Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә планлаштырылган. 10 академик сәгать дәвамында, тренингның алып баручылары белән берлектә, катнашучылар үз продуктларының көндәшлек өстенлекләрен ачыклаячаклар һәм аның өчен уникаль сәүдә тәкъдиме формалаштырачаклар. Тренинг шәхси брендны үстерү һәм аралашу стилен формалаштыру кораллары, шулай ук продукт яки хезмәт күрсәтү өчен эффектив стратегия төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Үзмәшгульләр өчен бу – 2023 елда актуаль инструментлар, белемнәр һәм алымнар алу, экспертка үзләрен кызыксындырган теләсә нинди сорау бирү һәм турыдан-туры элемтәгә керү, шулай ук хезмәттәшләре һәм фикердәшләре белән элемтәләр урнаштыру һәм элемтәләр алмашу мөмкинлеге. Һәр катнашучы практик биремнәр һәм төп терминнар белән воркбук, шулай ук таныту буенча 10 сәгатьлек интенсив узу турында исемле сертификат алачак.
Катнашу өчен үзмәшгульләр, пропагандалауга мохтаҗ хезмәтләр яки продуктлар авторлары; шәхси брендны үстерә башларга һәм клиентлар базасын киңәйтергә планлаштырган белгечләр һәм һөнәрчеләр чакырыла.
Тренинглар офлайн-форматта 9:00 сәгатьтән 17:30 га кадәр эшләячәк. Урыннар саны: 350.
Теркәлүнең тулы графигы сылтама буенча урнаштырылган.
Татарстан Республикасында үзмәшгульләр файдалана алырлык әлеге һәм башка ярдәм чаралары турында Үзәкнең «Минем бизнес» кайнар линия телефоны аша белергә була: 8(843)524-90-90.