Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү кичектерелде, шулай ук салым декларацияләрен һәм счетлар буенча акча средстволары хәрәкәте турында хисапларны бирү сроклары озайтылды. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Карар шул исәптән үз компанияләренең җитәкчеләре һәм бер үк вакытта бердәнбер оештыручысы булган эшкуарларга да кагыла. Кичектерү хәрби хезмәт үткән чорда гына түгел, ә хезмәт тәмамланганнан соң тагын берничә ай дәвам итәчәк.
Шулай итеп, салым һәм иминият кертемнәрен түләү өчен кичектерү хәрби хезмәт тәмамланган көннән алып, хәрби хезмәт тәмамланган көннән соңгы өченче айның 28 нче көненә (ул көнне дә кертеп) кадәр исәпләнәчәк.
Салым декларацияләрен бирү өчен кичектерү хәрби хезмәт тәмамланган көннән алып, хәрби хезмәт тәмамланган көннән соңгы өченче айның 25 нче көненә (ул көнне дә кертеп) кадәр исәпләнәчәк.
Һөнәри керемгә салым түләү өчен кичектерү хәрби хезмәт тәмамланган көннән алып, хәрби хезмәт тәмамланган көннән соңгы дүртенче айның соңгы көненә (ул көнне дә кертеп) кадәр исәпләнәчәк.
Җыелган бурычны кичектереп түләргә мөмкин булачак. Беренче түләү бөтен бурычның алтындан бер өлеше кадәр булачак, ә алга таба аны ай саен тигез өлешләр белән түләп булачак.