«Минем бизнес» Төбәк үзәгендә Россиядә беренче булган Wildberries сатучылар мәктәбен – Россия маркетплейсы башлап җибәргән масштаблы белем бирү проектын ачуда катнашу өчен 180 татарстанлы җыелды. Чараның онлайн-трансляциясенә тагын 1 000 кеше тоташты.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Wildberries компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, Казанны проект старты сыйфатында сайлау очраклы булмаган. Чөнки нәкъ менә Татарстанда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтә беренче бүлү үзәге төзелде, моннан, чынлыкта, ил төбәкләренә маркетплейс экспансиясе башланды.
Ул шулай ук Татарстанның маркетплейсларга чыгу буенча эшкуарлар өчен бушлай хезмәт күрсәтү һәм ярдәм чараларының тулы бер комплексын гамәлгә кертү тәҗрибәсен югары бәяләде. «Шуның аркасында хәзер монда бик яхшы нәтиҗәләр. Татарстаннан сатучылар саны бер елда ике тапкыр артты һәм хәзер республика Идел буенда Wildberries та сатулар буенча беренче урында тора», – диде Татьяна Бакальчук.
Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев Wildberries ка нигез салучының фикерен раслады.
«Татарстанда «Минем бизнес» үзәге маркетплейсларга чыкканда эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә комплекслы рәвештә ярдәм итә. Без теркәлү мәйданын сайлау, шәхси кабинет булдыру, товарларны брендлау, реклама компаниясен урнаштыру, чыгымнарны планлаштыру, нәтиҗәлелекне бәяләү, фотога төшерү һәм товар карточкаларын төзүдә ярдәм күрсәтәбез, даими рәвештә укыту чаралары үткәрәбез. Милли проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә кече һәм урта эшкуарларга маркетплейсларга чыгу җиңелрәк һәм арзанрак», – дип билгеләде Айрат Шәмсиев.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда гына да Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге электрон сәүдә мәйданчыкларында 3000 меңнән артык кешене эшкә өйрәтте. Шул ук вакытта 200 дән артык эшкуар һәм үзмәшгуль үз продукцияләрен үзәк ярдәме белән маркетплейсларга чыгарды. Товарларны электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгару һәм таныту программаларын тормышка ашыруга 5 млн сум юнәлдерелде.
ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев 2020 ел башына маркетплейсларда үз продукциясен Татарстаннан 341 эшкуар сатканлыгын билгеләп үтте. «2022 елның 9 ае мәгълүматлары буенча бу сан 41 меңнән артып киткән», – дип ассызыклады спикер.