Мобилизацияләнгән хезмәткәрләре булган компанияләр һәм ШЭ лицензияләрен һәм аккредитацияләрен саклап калачак

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

компанияләр лицензияләнә торган эшчәнлек төрләре арасыннан, штраф түләмичә, 3-6 ай эчендә мобилизацияләнгән белгечләргә алмаш таба алачак. Бу ташу, гидрометеорология, мәгариф һәм башка өлкәләрдә эшләүче предприятиеләргә кагыла – барлыгы 48 төр рөхсәт. Аларга штраф санкцияләре һәм лицензияләреннән мәхрүм итү кулланылмаячак. Мобилизацияләнгән гражданнар, кире кайткач, эшләрен дәвам итә алачаклар –аларның рөхсәте элеккечә калдырыла. 

Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән карарны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Хәзерге вакытта югарыда саналган компанияләр билгеле бер белеме, квалификациясе һәм эш стажы булган штатта регламентланган санда хезмәткәрләргә ия булырга тиеш. Әгәр әлеге хезмәткәрләрнең берсен мобилизациялиләр икән, документ нигезендә предприятие мондый хезмәткәрләрдән башка да вакытлыча эшен дәвам итә алачак.

«Мондый карар белгечлеге буенча стажы булу, билгеле бер квалификациясе, аттестациясе яки белеме булу аркасында аерым роль уйнаучы хезмәткәрләрне мобилизацияләүгә бәйле рәвештә предприятиеләрнең эш процессларын өзмәскә мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итте икътисади үсеш министры Максим Решетников.

Министр билгеләп үткәнчә, гражданнар, кире кайткач, эшләрен дәвам итә алачаклар, аларга бирелгән рөхсәтләр мобилизация вакытында тәмамланмаячак. Аларга алдан бирелгән рөхсәтләрен (мәсәлән, медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренең сертификатлары, бәяләүчеләрнең аттестатлары, сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендәге экспертларның аттестатлары) түләмичә автомат рәвештә озайтылырга тәкъдим ителә.

Имзаланган карар өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисады эшен тәэмин итү буенча беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкчелегендә эшләнгән беренчел чаралар планының бер өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International