Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «КУЭ өчен экспорт стандарты» белем бирү программасында катнашуга гаризалар җыя башлый.
РЭҮ Экспорт мәктәбенең «Кече һәм урта эшкуарлык өчен экспорт стандарты» –Эшлекле администрация магистрының махсуслаштырылган экспорт юнәлешле блоклар белән берлектә классик дисциплиналар җыелмасы булган комплекслы программа.
Белем бирү программасы – 5 модульле курс, аларның һәрберсе аерым бер темага багышланган:
1 нче модуль – «Стратегия»:
- «Предприятие стратегиясендә экспорт»;
- «Кече һәм урта бизнес өчен экспорт стандарты».
2 нче модуль – «Экспортның финанс инструментлары»:
- «Экспорт финанс моделе»;
- «Экспорт куркынычлары».
3 нче модуль – «Маркетинг һәм сатулар»:
- «Экспортерның кыйммәтле тәкъдиме»;
- «Экспорт сатуны арттыру».
4 нче модуль – «Җитештерү һәм операция нәтиҗәлелеге»:
- «Экспорт эшчәнлеге өчен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру»;
- «Үзгәрешләр белән идарә итү. Экспорт эшчәнлеге өчен кадрлар».
5 нче модуль – «Сөйләшүләр. Бизнес-план әзерләү»
- «Чит ил сатып алучылары белән сөйләшүләр алып бару»;
- «Чит ил базарларына чыгу буенча бизнес-план әзерләү».
Укеуда катнашучылар экспортны тарату стратегиясен билгеләячәкләр, чит ил клиентлары өчен кыйммәтле тәкъдим булдыру инструментларын өйрәнәчәкләр, бизнес процессларының нәтиҗәлелеген бәяләячәкләр. Моннан тыш, укыту экспорт эшчәнлегеннән финанс агымнарын исәпләргә һәм финанс нәтиҗәләренә йогынтысын билгеләргә, сөйләшүләр алып бару өчен шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.
Укулар Татарстан Экспортка ярдәм итү үзәге базасында РЭҮ Экспорт мәктәбенең аккредитацияләнгән тренерлары белән берлектә узачак.
Программада катнашу бушлай. Урыннар саны чикләнгән. Гаризалар 2022 елның 25 октябренә кадәр кабул ителә.
Уку 2022 елның ноябрендә башлана.
Катнашу өчен МСП.РФ Цифрлы платформасында теркәлү узарга кирәк («Сервислар» -> «Төбәк ярдәм чаралары» -> «Ярдәм алу» төймәләрен сайларга -> регионны һәм Үзегезнең бизнесны күрсәтергә «Һәркем өчен» -> «Күрсәтергә» -> «күрсәтергә» - > «КУЭ экспорт юнәлешле субъектларын комплекслы акселерация программаларында катнашуга яздыру» сайлап алу мөмкинлеге бирелә торган исемлектән «КУЭ өчен экспорт стандарты»н сайларга кирәк).
Сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91.
Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.