Бүген РФ Федераль Җыенының Федерация Советы утырышында Вице-премьер Дмитрий Григоренко илдә барлык контроль процедураларын цифрлаштыру процессы башлануын белдерде. Татарстанда тест режимында бизнесны дистанцион тикшерүләр башланды инде.
Дмитрий Григоренко контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген реформалаштыруга якынча нәтиҗәләр ясады, бүгенге контроль-күзәтчелек эшчәнлеге белән идарә итү моделе өч блоктан тора, дип белдерде. Болар – бизнес өчен гади һәм үти ала торган кагыйдәләр, ачык контроль процедурасы һәм үзара элемтә. Аларның һәрберсенең нәтиҗәлелеге бөтен бер модельнең эшләвенә тигез тәэсир итә.
Бөтен модель тулысынча цифлы булыр дип планлаштырыла. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге кысаларындагы барлык мәгълүматлар, тикшерүләр планыннан башлап, судка кадәр шикаять бирүне дә кертеп, бердәм мәгълүмат системасында («Контроль (күзәтчелек) эшчәнлегенең типлаштырылган болытлы карары» дәүләт мәгълүмат системасы – ГИС ТОР КНД) тупланган.
Исегезгә төшерәбез, пилот кысаларында Татарстанда бизнесны дистанцион тикшерү мөмкинлеге тест режимында гамәлгә ашырылды инде.
Пилотта Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге, Росалкоголь җайга салу, Росаккредитация, Россия Табигать күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Киров өлкәсе һәм Татарстан төбәкләренең төбәк ведомстволары катнаша.
Хәзер лицензияне «Дәүләт хезмәтләре»нә гариза биреп алырга мөмкин. Әлеге гариза тор ГИС ТОР КНДның болыт системасына керә һәм инспектор тарафыннан эшкәртелә.
Эшкуарга бары «Инспектор» мобиль кушымтасын гына йөкләргә һәм кушымта аша билгеләнгән вакытта онлайн-тикшерүгә тоташырга кирәк. Тикшерүдән соң нәтиҗәләр гариза бирүченең Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетына киләчәк.
Яңа механизм профильле органнарның һәм бизнесның күчмә тикшерүләргә бүлеп бирелгән вакытын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, лицензияләр алуның уңайлы һәм үтә күренмәле коралы булачак. Тикшерү үткәрү нәтиҗәләре, шул исәптән видеофайл хезмәттәшлектә катнашучыларның барысы өчен дә файдаланырлык булачак.