Якын Көнчыгыш Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре Татарстан экспортерлары өчен популяр юнәлешләргә әйләнәләр

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Агымдагы елда тулаем Россия буенча, вәзгыятьне исәпкә алып, яңа базарларга юнәлеш алына, алар арасында Якын Көнчыгыш Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре дә бар. Бу тулаем Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен дә туры килә торган тенденция. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт агымдагы чынбарлыкта экспортны үстерү тенденцияләре турында сөйләде. 

Татарстан эшкуарлары элек тә Якын Көнчыгышта партнерлар белән эшләгәннәр, Якын Көнчыгыш базарларының үзенчәлекләрен яхшы беләләр, «хәләл» продукциясен сертификацияләү тәҗрибәсе бар һәм сөйләшүләр алып бару үзенчәлеген аңлыйлар. Татарстан бизнесында шулай ук продукцияне таныту өчен гаять зур базар тәкъдим итүче Кытай юнәлеше зур кызыксыну уята.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге экспортка эшләү идеясе барлыкка килгән вакытта да, товарны чит ил базарларына җибәрү белән дә бәйле рәвештә предприятиеләргә кирәкле хезмәтләр күрсәтә. Хезмәтләрнең төп өлеше бизнес өчен түләүсез, бер өлеше – дәүләт тарафыннан чыгымнарны сизелерлек финанслашуны күздә тота. 

Бушлай кереп була:
- семинарларда, вебинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, шулай ук тизләткеч программалары кысаларында экспортның аерым аспектларына өйрәтү;
чит ил сатып алучысын эзләү;
- экспорт контрактына ярдәм итү (контракт проектын әзерләү яки проектны контрагенттан тикшерү);
- продукцияне халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында таныту (теркәү, техник ярдәм күрсәтү, таныту);
- Россиядә һәм чит илләрдә халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру.

Финанслашу шартларында түбәндәге ярдәм чаралары күрсәтелә:
- продукциягә халыкара сертификат бәясенең 80 процентын финанслауга ярдәм итү, ярдәмнең иң чик күләме – 1 млн сум;
- интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларны теркәүгә киткән чыгымнарның 70 % ын финанслауга ярдәм итү, иң чик күләме – 1 млн. сум;
 -маркетинг/патент тикшеренүләре бәясенең 80 процентын финанслауга ярдәм итү, әмма күп дигәндә 300 мең сум;
- Россия Федерациясе чикләренә кадәр экспортка продукция китерүнең 80 % ын финанслашу, әмма предприятиегә күп дигәндә 500 мең сум.

Бүгенге көндә эшкуарларны ярдәм чараларына җәлеп итү аша чыгымнарын тулысынча бетерү яки киметү өчен берничә мөмкинлек бар.

Ярдәм чараларына гаризаларны МСП.РФның Цифрлы платформасында бирергә мөмкин. 

Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында Экспортка ярдәм итү үзәге телефоннары буенча +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе буенча 8 (843) 524-90-90 белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International