Дәүләт Думасы өлешчә мобилизацияләнү кысаларында ышанычлы затлар аша бизнес белән идарә итүне саклап калуга юнәлдерелгән закон проектын берьюлы өч укылышта хуплады. Аны ышаныч кәгазе буенча идарәчеләр алып бара алачак.
Закон проекты шәхси эшкуарларга, оешмаларны гамәлгә куючыларга, шулай ук фирма белән үзе идарә итүче бердәнбер гамәлгә куючыларга кагыла. Законнардагы үзгәрешләр шәхси эшкуарларга һәм генераль директорларга эшләрен идарәчеләргә тапшырырга 5 көн бирә.
Хәзерге вакытта хәрби хезмәткәрләргә эшкуарлык эшчәнлеген тыя торган мобилизация турындагы законга төзәтмәләр кертеләчәк.
Закон проекты Федерация Советында карала.