Хөкүмәт мобилизацияләнгән хезмәткәрләре булган компанияләр өчен берничә таләпне үзгәртте

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Аерым эшчәнлек төрләренә лицензияләре булган һәм белгечләре өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган компанияләр иң аз санда хезмәткәрләр белән эшне дәвам итә алалар. Мондый оешмаларга штраф санкцияләре кулланылмаячак. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Сүз әлегә кадәр теге яки бу эшчәнлеккә рөхсәт алу өчен мәҗбүри булган хезмәткәрләр санына булган таләпләрне вакытлыча бетерү турында бара.

Предприятиеләргә мобилизацияләнгән хезмәткәрләр урынына яңа квалификацияле эшчеләр табу өчен 3 айдан 6 айга кадәр вакыт биреләчәк. 

Хезмәткә чакырылган хезмәткәрнең эш урыны сакланачак – аның белән хезмәт килешүе туктатып торыла, ләкин өзелми. Яңа хезмәткәр белән сроклы хезмәт шартнамәсе төзеләчәк. 

Мобилизацияләнгән гражданнарның аттестацияләренең һәм башка рөхсәтләренең гамәлдә булу сроклары, белемнәрен һәм күнекмәләрен бәяләүне үткәрмичә, автомат режимда озайтылачак.

Карар җитештерү процессларының өзелүен булдырмый калачак һәм эшчәнлекнең 48 өлкәсенә кагылачак, алар арасында ташу, гидрометеорология, мәгариф, туризм һәм башкалар бар. 

Тулы исемлек белән хөкүмәт сайтында танышырга мөмкин.

Өлешчә мобилизация белән бәйле рәвештә эшкуарларга ярдәм итүнең барлык федераль чаралары белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин (исемлек тулыландырыла).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International