Премьер-министр Михаил Мишустин мобилизацияләнгән эшкуарлар тарафыннан дәүләт сатып алулары буенча контрактларны үтәүнең аерым шартларын раслады. Аларның вакыты, бәясе, төрләре һәм эш күләме, тәэминатчылар хезмәткәрләре өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган компанияләр булса, үзгәртелергә мөмкин. Карар шулай ук шәхси эшкуарларга да кагыла.
РФ Хөкүмәте карары 2023 ел ахырына кадәр төзеләчәк барлык контрактларга карый. Башкаручыларга мобилизацияләнү аркасында компания яки ШЭ тарафыннан контрактны үз вакытында үти алмау сәбәпле килеп туган неустойкалар исәптән чыгарылачак, ә мондый бизнес вәкилләре намуссыз тәэминатчылар реестрына кертелмәячәк.
Министрлар Кабинеты төбәк һәм җирле хакимиятләргә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен контрактларга карата охшаш үзгәрешләр кабул итәргә тәкъдим итте.
Өлешчә мобилизация белән бәйле рәвештә эшкуарларга ярдәм итүнең барлык федераль чаралары белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин (исемлек тулыландырыла).