Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәгендә төбәк бизнесы өчен «Экспорт форсажы» акселерация программасы старт ала. Экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшкуарлар өчен уку октябрь ахырыннан башланачак һәм 2022 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Программада катнашучыларны алты модульле курс көтә, аларның һәрберсе аерым бер темага багышланган. Эшкуарлар Россия экспорт үзәге экспорт мәктәбенең тышкы икътисади эшчәнлеге буенча экспертлардан белем алачак.
Программа кысаларында катнашучылар экспорт эшчәнлеге белән таныштырачаклар, сату базарын дөрес сайларга, сатып алучыны эзләргә һәм сөйләшүләр алып барырга өйрәтәчәкләр, халыкара маркетинг, экспорт килешүенең финанс шартларын формалаштыру алымнары, экспорт килешүен тормышка ашыру үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
Катнашу бушлай, заявканы 24 октябрьгә кадәр РФ кече һәм урта эшкуарлык субъектларының цифрлы платформасында бирергә кирәк. Теркәлү турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91.
Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.