Татарстан эшкуарлары, келәймә кую һәм товарларны күзәтү системасына мәгълүматларны тапшыру өчен, түләүсез керүгә рөхсәт алачак

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге Намуслы билге системасына мәгълүмат тапшыру сервисына бушлай керү бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар җыюны ача.  

Намуслы билге келәймә кую системасы продуктларның җитештерүдән кулланучыга тулы күзәтелүен тәэмин итү өчен булдырылды. 

Түләүсез хезмәт эшкуарларга товарларны китерүдән алып сатуга кадәр исәпкә алуны автоматлаштырырга ярдәм итәчәк. Сервиска керә алу эшкуарларга товарларны исәпкә алу, сату һәм керем турында хисап бирү мөмкинлеген ача, шулай ук дәүләт системалары белән хезмәттәшлекне циффрлы яссылыкка күчерә

Ни өчен товарга келәймә кую мөһим? РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, Россия базарында 2018 ел башыннан алып 6 миллионнан артык контрафакт продукция ачыкланган, бу товар әйләнешендә барлык катнашучылар өчен җитди проблема булып тора. Бу бизнес абруена тискәре йогынты ясый һәм финанс югалтуларына китерә.

Цифрлы келәймә кую продукт турында барлык мәгълүматны – җитештерүче предприятиянең исемен, җитештерү яки сату урыны, датасы һәм вакытын, кулланылыш вакытын, артикулын, стандарт номерын белергә мөмкинлек бирә. Мәгълүматлар дәүләт мәгълүмат системасында саклана. Келәймә кую легаль булмаган контрафакт, фальсификат, контрабанда продукциясенең таралуын киметә.

Хезмәткә гариза калдырырга һәм сайтта катнашу шартлары, вакыты һәм кагыйдәләре турында https://МСП.РФ/сайтыннан тулырак белергә була. 

Тоташу мәсьәләләре буенча  +7 (937) 618-55-87 (Эльвира)номерына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гамәлдәге ярдәм чаралары турында консультацияне түбәндәге элемтә каналлары аша алырга мөмкин:

•          «Минем бизнес» Үзәгенең кайнар линиясе +7 (843) 524-90-90;

•          Бизнес өчен КФҮ (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат);

•         ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның https://fpprt.ru/«Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International