Республика көнендә Татарстанның үзмәшгульләре Россия рекордын куячак

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Илдә үзмәшгульләрнең иң озын 225 метрлы сәүдә киштәсе 30 августта Республика көнендә Казан Кремле диварлары янында урнашачак. Рекорд Татарстанның үзмәшгульләре җитештергән «Мин Татарстан инде ул» продукцияләренең масштаблы ярминкәсе кысаларында куелачак.

Бүгенге көндә Татарстанда үзмәшгульләр саны 207 мең кешедән артып китә – бу Республикабызның һәр төбәгендәге уникаль эшкуарлар, үз куллары белән эшләнмәләр ясаучы үзенчәлекле осталар берләшмәсе. Мондый әйберләр Татарстанның милли һәм заманча колоритын үз эченә ала, һәм аларны сатып алучы – республикага соклана, аның белән якыннанрак таныша. Нәкъ менә шуңа күрә җирле осталар турында «Алар Татарстан бит инде ул!» дип оялмыйча әйтергә була.

Татарстан Хөкүмәте һәм ТР Икътисад министрлыгы ел саен, республика үзмәшгульләренең төбәкнең йөзен чагылдыра торган продукциясен таныту өчен, зур ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзе һәм үз эше турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә.

Быел «Мин Татарстан инде ул» ярминкәсен үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган. Республика көне шәһәрлеләрне һәм төбәк кунакларын җәлеп итү урынына әвереләчәк, бу исә Татарстанны бәйрәм кунакларына сыйфатлы һәм уникаль милли продукция тәкъдим итәргә әзер булган иҗади, үз-үзен тәэмин итә алырлык кешеләрне туплау төбәге буларак тәкъдим итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк. Россиядә үзмәшгульләрнең иң озын сәүдә киштәсендә һөнәрчеләрнең сувенирлары, бижутерия, сумкалар, кием-салым һәм тәм-томнар, азык-төлек продуктлары һ.б. лар тәкъдим ителәчәк.

Гадәттәгечә, ярминкә белән беррәттән, үзмәшгуль гражданнар өчен форум да узачак, ул бизнес алып барганда һөнәрчеләр очраша торган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак. Форум программасында әйдәп баручы экспертларның һәм спикерларның мастер-класслары һәм лекторийлар каралган.

Көн буе Кремль диварлары янында үзмәшгуль гражданнар арасыннан алып баручылар, диджейлар һәм артистлар эшләячәк. Алар бәйрәм кунаклары өчен конкурслар, лотереялар, викториналар уздырачак, шулай ук республиканың иҗат коллективлары һәм музыкантларының чыгышлары планлаштырылган.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды.

Форум һәм ярминкә 29 – 30 августта узачак. Бәйрәм программасы белән тулырак биредәтанышырга мөмкин.

Рекордта һәм ярминкәдә катнашу өчен гаризаны онлайн РФ КУЭ ның Цифрлы платформасында бирергә була. Ярминкәдә катнашу һәм барлык чаралар да үзмәшгульләр өчен бушлай.

«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International