КУЭ Корпорациясе һәм икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән РФ КУЭ ның Цифрлы платформасын үстерүнең төп этабы булып 2022 елның июлендә эшкуар өчен «Цифрлы профиль»не эшләтеп җибәрү торачак. Бу ярдәм чараларына тиз арада керү мөмкинлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгында пәнҗешәмбе көнне төбәкләр белән узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Проектның асылы – хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә бизнес хуҗаларын кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшырудан азат итү. Аларга мәгълүматлар алырга ризалык бирү дә җитә, Цифрлы платформа контрагентлардан (ФСХ, Цифрлы үсеш министрлыгы, Икътисад министрлыгы, ҮБ, КУЭ Корпорациясе) барлык мәгълүматны цифрлы профиль аша кабул итәчәк.
МСП.РФ да цифрлы профиль:
«Бу инструмент финанс ярдәме күрсәткәндә бигрәк тә нәтиҗәле булыр, дип көтәбез, чөнки бизнестан күп мәгълүмат сорала һәм белешмәләр җыю бер атнага сузылырга мөмкин», – дип хәбәр итте Россия Икътисади үсеш министры Максим Решетников.
Хәзерге вакытта эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен МСП.РФ ның Цифрлы платформасында онлайн форматта 100 дән артык бизнеска ярдәм итү чарасы бар, аларның 37 се Татарстан Республикасы ярдәменең цифрлаштырылган чаралары. Алар арасында: күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашу өчен гариза бирү, бухгалтерия, продукцияне сертификацияләү, товарларны һ. б. ларны танытуда ярдәм алу мөмкинлеге.