Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сроклары берничә тапкыр кыскартылды

2022 елның 24 июне, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләрен цифрлы трансформацияләүнең иң яхшы тәҗрибәләренә багышланган докладында төбәк икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова 2022 елның 23 – 24 июнендә Липецк шәһәрендә узган «Дәүләт хезмәтләрен «24/7» форматына күчерү стратегиясе, КФҮ: тәҗрибә һәм яңа алымнар» конференциясе кысаларында хәбәр итте.

Бөтенроссия конференциясе Россия Федерациясенең 78 субъектыннан 350 катнашучыны берләштерде. Форумның төп темасы – дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру һәм гражданнарга аларны 24/7 форматында күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтүгә проактив һәм клиентларны игътибар үзәгендә тотып якын килүне камилләштерү.

Бүгенге көндә Россиядә 250 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт исәпләнә. Икътисади үсеш министрлыгы хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча системалы эш алып бара.

Конференциядә бүгенге көндә дәүләтнең бурычы – суперсервислар, кушымталар, уңайлы, ә иң мөһиме, дәүләт хезмәтләрен тиз һәм сыйфатлы алу өчен платформа булдыру турында сүз барды.

«Минем документлар» үзәкләре аша тәүлегенә 24 сәгать форматында дәүләт хезмәтләре күрсәтү концепциясе Россия Хөкүмәте тарафыннан Россия Президентының тиешле йөкләмәсен үтәү йөзеннән кабул ителде, – дип ассызыклады статс-секретарь – РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан, кешенең шәхсән булуыннан башка, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең абсолют күпчелеген тәүлек буе күрсәтүгә күчү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан федераль законнарны камилләштерү эшендә сынау төбәге булып билгеләнде.

Үз докладында Наталья Кондратова хезмәтләрне трансформацияләү һәм цифрлаштыру буенча республика тарафыннан тупланган тәҗрибәгә тукталды, регионда үткәрелгән реинжиниринг нәтиҗәләре, шулай ук бу юнәлештә алга таба эш планнары турында сөйләде.

«Төзелгән процесс, экспертларның фикерен исәпкә алып, муниципаль хезмәтләр реинжинирингын үткәрергә һәм аларны күрсәтү вакытын 2 дән 12 гә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, мөрәҗәгать итү урынына карамастан, документлар исемлеге һәм формасы, шулай ук сроклар да бердәм», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Мисал итеп Наталья Кондратова реклама конструкциясен урнаштыру буенча хезмәт күрсәтүне китерде. Электрон формага күчкәнче, әлеге хезмәтне күрсәтү вакыты республика районнарында бик нык үзгәреп торды һәм 13 эш көненнән алып ике айга кадәр тәшкил итте. Электрон рәвешкә күчергәннән соң, барлык районнарда да бер төрле – 12 эш көне эчендә хезмәт күрсәтелә башлады.

Шулай ук икътисад министры урынбасары алда торган планнар турында да сөйләде. Агымдагы елда хезмәт күрсәтү процессларын реинжиниринглау эше дәвам итә. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан калган 200 хезмәтне дә электрон рәвешкә күчерү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International