Татарстанда эшкуарлар 29 млрд сумлык федераль һәм республика ярдәме чаралары алдылар

2022 елның 28 мае, шимбә

Республикада эшкуарлар тарафыннан якынча 53 млрд сумлык 4 меңнән артык гариза бирелгән, шулардан якынча 29 млрд сумлык 1,6 меңнән артык гариза хупланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, эшкуарларны федераль ярдәм чараларына җәлеп итү буенча Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә Россия Федерациясе Үзәк банкы белән берлектә ташламалы кредит бирү программаларының киң комплексы гамәлгә ашырыла.

«Эшкуарларны федераль ярдәм чараларына җәлеп итү эшен дәвам итәргә кирәк», – дип ассызыклады министр.

Республикада эшкуарлар тарафыннан якынча 53 млрд сумлык 4 меңнән артык гариза бирелгән, шулардан якынча 29 млрд сумлык 1,6 меңнән артык гариза хупланган.

«Чынлыкта, бу акчалар эшкуарлар тарафыннан безнең республика икътисадына җәлеп ителде», – дип өстәде Мидхәт Шаһиәхмәтов.   

Моннан тыш, бизнеска финанс ярдәменең республика кризиска каршы программалары буенча барлыгы 1,1 млрд сумнан артык суммага 500 дән артык гариза бирелде, шулардан 644 млн сумнан артык суммага 330 гариза хупланды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, агымдагы елның февралендә муниципаль берәмлекләргә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен потенциаль финанслау турында мәгълүмат җиткерелгән, ул алдагы елларда фактик үзләштерү нигезендә исәпләнгән һәм муниципалитетларда эшкуарлык активлыгын исәпкә ала.

Хәзерге вакытта республика финанс программалары буенча үзләштерүнең гомуми проценты 37 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International