Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсеше өчен IT-тармакның мөһимлеген билгеләде

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тармак министрлыклары катнашында эшче төркем утырышын үткәрде. Утырышның төп мәсьәләсе санкция басымы шартларында IT-тармакны үстерү булды.

Утырыш барышында IT-технологияләрне гамәлгә кертүнең актуаль мәсьәләләре, цифрлаштыру проблемалары, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган IT-проектлар, санкция басымы шартларында IT-тармакны үстерү өчен ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин 2022 елда тармак үсеше нәтиҗәләре һәм якын киләчәккә фаразлар, федераль ярдәм чараларында катнашу һәм аларның нәтиҗәлелеге, яңа ярдәм чаралары, импортны алмаштыру буенча тәкъдимнәр, оешмаларның өзлексез эшенә комачаулый торган өстенлекле тармак проблемалары, шулай ук аларны чишүнең төгәл вакытлары турында хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасыннан IT-тармак буенча Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә өч предприятие кертелгән: «Таттелеком» ГАҖ, «ICL - КПО ВС» АҖ, «Барс Груп» АҖ. Утырыш кысаларында Россиядә компьютер җиһазлары җитештерү буенча иң эре компания «ICL - КПО ВС» АҖ җитәкчелеге белән проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышу буенча очрашу узды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов тагын бер кат санкция басымы шартларында илебезнең IT-тармагына ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Республика оешмаларының Республика маркетинг үзәгендә элегрәк сатып алына торган чит ил продукциясе каталогында һәм аны алмаштыру буенча каталогта мәгълүмат тутыру буенча эше турында фикер алышынды. «Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ җитәкчесе Яков Геллер предприятие директорларының импортны алмаштыру продукциясен урнаштыру буенча РМҮ вебинарларында катнаша алуын искәртте.

Утырыш барышында шулай ук хезмәт базарындагы вәзгыять, республиканың тармак министрлыкларының баланс комиссияләренең эш нәтиҗәләре, республика предприятиеләрен Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә кертү, Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумына кертелгән инвестпроектларны гамәлгә ашыруда проблемалар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International