Татарстанда «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга өстәмә финанслау бүлеп биреләчәк

2022 елның 24 мае, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында Идел елгасына куркыныч тудыра торган әйләнә-тирә мохиткә салынган зыян объектларын бетерү буенча чараларны тормышка ашыруга өстәмә финанслау бүлеп биреләчәк.

Хөкүмәт «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында 15 пычранган чыганакны аерып кую һәм бетерү буенча өстәмә чараларны финанслый. Россия Федерациясенең «Әйләнә-тирә мохитне саклау» дәүләт программасына үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 20 маендагы 907 номерлы карары белән расланган.

Эшләр Россия Федерациясенең 7 субъектында – Татарстан Республикасы, Чувашия Республикасы, Әстерхан, Иваново, Самара, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләре территорияләрендә планлаштырылган.

Татарстанда Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә күл ятмасының эшләми торган торбаүткәргечләрен демонтажлау эшләре башкарылачак. Чараны тормышка ашыру 2022 – 2023 елларга планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Иделне савыктыру» федераль проекты 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Аның төп максаты – ярларны чүп-чардан чистарту, агынты сулар өчен яңа чистарту корылмалары төзү, гидротехник корылмаларны яңартып кору хисабына Иделнең экологик торышын яхшырту.

Агымдагы елда Татарстан Республикасында «Иделне савыктыру» төбәк проекты кысаларында биологик чистарту корылмаларын яңартып төзү, шулай ук Казан шәһәрендәге ләм кырларын рекультивацияләү эшләре дәвам итә. Әлеге чараларга 5 млрд сумнан артык акча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International