Бәяләүләр буенча, беренче кварталда Татарстан икътисадына инвестицияләр 4,9 % ка артка

2022 елның 22 мае, якшәмбе

Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 123,1 млрд сум дәрәҗәсендә бәяләнә, дип хәбәр итте Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренә караганда, инвестицияләр күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бәяләве буенча, чагыштырма бәяләрдә 104,9 % ка арткан.

«Башланган инвестиция проектларын тәмамлау, яңа проектларны гамәлгә ашыру, моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында инвестиция климатын яхшырту тотрыклы икътисади үсеш, гражданнарның мәшгульлеген һәм керемнәрен саклау өчен мөһим фактор булып тора», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул билгеләп үткәнчә, тармак министрлыклары һәм муниципаль районнар катнашында оператив штабның эшче төркеме көн саен муниципаль дәрәҗәдәге һәм республика Инвестиция меморандумына кертелгән өстенлекле инвестиция проектларын тормышка ашыруны күзәтүне дәвам итә.

Министр районнар башлыкларына, министрлыклар белән бергә, баланс комиссияләрендә инвестицион проектларны карауны дәвам итәргә, һәр инвестор белән дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеген җентекләп эшләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International