2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 13 объект төзеләчәк һәм ремонтланачак

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 13 объект төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм ремонтланачак. Мәсәлән, быел Арча, Баулы һәм Яшел Үзән районнарында авыл мәдәният йортлары, Мамадыш районында мәдәни-ял итү үзәге, Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләре, Чүпрәле районында күп функцияле үзәк төзү планлаштырыла.

Шулай ук Арча районында сәнгать мәктәбен, Түбән Кама шәһәрендә Яшь тамашачылар театрын, Буа шәһәрендәге район мәдәният йортын, Лаеш районында музейны, Кукмара районында ике авыл мәдәният йортын төзекләндерү планлаштырылган. Теләче, Чистай, Апас, Актаныш, Әлмәт районнарында модель муниципаль китапханәләр булдырылачак.

«Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында музыка мәктәпләренә һәм балалар сәнгать мәктәпләренә яңа музыка уен кораллары, җиһазлар, ноталар әдәбияты кайтачак.

Быел мәдәният һәм кинематография өлкәсендә чаралар (Ф.И.Шаляпин исемендәге XL Халыкара фестиваль, Рудольф Нуриев исемендәге XXV Халыкара классик балет фестивале, «Нәүрүз» VII Халыкара театр-мәгариф фестивале-форумы, федераль музейлар катнашында күргәзмә проектлары, яшь башкаручыларның Бөтенроссия конкурсы)) үткәреләчәк, Милли электрон китапханә өчен китаплар басмалары цифрлаштырылачак. Моннан тыш, чаралар арасында иң яхшы учреждениеләргә һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итү, үзешчән иҗат коллективларына грантлар бирү дә бар.

Илкүләм проект 182 иҗади проектка дәүләт ярдәме алырга, мәдәният өлкәсендә эшләүче 3300 дән артык белгечнең квалификацияләрен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, 1100 һәйкәл-китап Милли электрон китапханәнең цифрлаштырылган басмалары фондын тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International