Казанда Татарстан үзмәшгульләре өчен ярминкәләр узачак

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» АКБО Казандагы сәүдә үзәге территориясендә үзмәшгульлек продукциясе ярминкәләрендә катнашуга гаризалар кабул итә башлый. 

Ярминкәләр «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгендә 2022 елның 8 апреленнән 1 маена кадәр узачак. Түләүсез катнашуга гаризаны МСП.РФ Цифрлы платформасында онлайн тапшырырга була: https://мсп.рф/.

Чарада катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • сылтама буенча гариза формасын тутырырга;
  • МСП.РФ Цифрлы платформасында теркәлергә;
  • «Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» ярдәм чарасын сайларга;
  • «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» КБАО тарафыннан сезнең исемегезгә куелган хисапны беркетергә (хисап өчен КБАО га +7-927-441-81-43 телефон номеры буенча/ Пахарева Лианагамөрәҗәгать итәргә кирәк);
  • үзмәшгуль сыйфатында исәпкә кую турында белешмәне беркетергә (белешмәне «Минем салым» кушымтасында формалаштырырга була);
  • 0 сумнан артык күләмдә түләнгән салымнар турында белешмәне беркетергә (белешмәне шулай ук «Минем салым» кушымтасында формалаштырырга була); 
  • гариза җибәрергә. 

Республиканың үзмәшгульләренә һәм эшкуарларына ярдәм итү хезмәтләре һәм чаралары белән тулырак Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сайтында https://fpprt.ru/ya-samozanyatyj/сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Әлеге һәм башка ярдәм чаралары буенча консультацияне кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International