ТР Икътисад министрлыгында республика икътисадын тотрыклы үстерү планын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чираттагы эшче төркем утырышы узды.

Утырышта Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ һәм тармак министрлыклары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә күчкәнче, министр Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов рәислегендә федераль дәрәҗәдә киңәшмә узганлыгы, анда ил икътисадын үстерү бурычлары яңгыраганлыгы турында сөйләде.

«Агымдагы шартларда тулаем алганда ил буенча, система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләве, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын югары ставкаларга җайлаштыру, икътисадның реаль секторын әйләнеш чаралары һәм реализацияләү өчен мөмкинлек белән тәэмин итү, хезмәт базарының тотрыклылыгын тәэмин итү, шулай ук импортны алмаштыру һәм логистика коридорларын төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү, югары инфляцияне исәпкә алып, халыкка социаль ярдәм күрсәтүне тәэмин итү һәм сезонлы эшләрне – төзелеш, чәчү, туристлык сезоны башлануны тормышка ашыруны тәэмин итү буенча бурычлар тора», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Киңәшмәдә агымдагы атнаның йомгаклары һәм киләчәктә тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм аларга җавап бирү чаралары буенча тармак проблемаларына багышланган эшче төркем утырышы кысаларында алдагы көннәргә бурычлар турында фикер алыштылар.

Эшче төркем утырышы кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча тармак мәсьәләләрен карау дәвам итте:

- сәүдә оешмаларында төп социаль әһәмиятле товарларның бәяләренә һәм булу-булмавына мониторинг уздыру һәм контрольдә тоту;

- система барлыкка китерә торган оешмалар белән эшләү;

- инвестиция проектларын тормышка ашыру;

- хезмәт базарындагы хәл;

-импортны алмаштыру.

Йомгаклау сүзе белән Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин чыгыш ясады, Татарстанда төзелгән Санкцияләр шартларында импортны алмаштыру үзәгенең мөһимлеген билгеләде.

 «Татарстан җитәкчелеге һәрвакыт инициативалылыгы һәм тәвәккәллеге белән аерылып торды. Соңгы вакыйгаларга бәйле Импортны алмаштыру үзәге ярдәмендә республиканың бизнеска регионның эре предприятиеләре эшен оптимальләштерергә, чыгарыла торган продукциянең сыйфатын югалтмыйча һәм күләмен киметмичә, кече һәм урта бизнесны заманча чынбарлыкка яраклаштырырга ярдәм итү мөмкинлеге бар», – дип саный Максим Топилин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда санкция басымы нәтиҗәләрен йомшарту өчен, Рееспублика маркетинг үзәге базасында «Импортны алмаштыру үзәге» төзелде. Үзәкнең 10 көн эшләве дәверендә Региональ маркетинг үзәгенең сатып алу модулендә 93 млн сумлык импортны алмаштыра торган продукция сатып алу өчен контрактлар төзелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International