«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнелә торган «Товар агымы аналитикасы» Цифрлы платформасы җитештерелә торган продукциягә сату базарларын киңәйтү өчен инструмент булырга тиеш», – дип билгеләп үтте ведомствоның йомгаклау коллегиясендәге чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Автоматлаштырылган исәп-хисап нигезендә әлеге Платформа, дәүләт ярдәме чараларына һәм сәнәгать паркларына бәйле рәвештә, җитештерү секторы предприятиеләренең һәм республика халкының факттагы ихтыяҗы аша республика эшкуарлары өчен продукцияне сатуның потенциаль юнәлешләрен формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Система нигезенә Росстат, Икътисад министрлыгы, Республика маркетинг үзәге мәгълүматлары һәм Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстанстат белән берлектә төзелгән Татарстан Республикасы азык-төлек балансы керәчәк.