Мидхәт Шаһиәхмәтов: 2021 ел ил һәм республика икътисадының пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кире кайтуы белән характерлана

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә билгеләп үткәнчә, узган ел ил һәм республика икътисадының пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кире кайтуы белән характерлана.

«Республика предприятиеләренең, кече һәм урта бизнесның системалы эше, федераль һәм республика ярдәм чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2021 ел ил һәм республика икътисадын пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтару белән характерлана», – диде министр. 

Шул ук вакытта республиканың тулай төбәк продукты, бәяләүләр буенча, 103,8 % үсеш темпы белән 3 трлн 354,9 млрд сум тәшкил итте. Икътисади үсешнең төп факторлары: сәнәгать производствосының яңа куәтләрен гамәлгә кертү, система барлыкка китерә торган оешмаларның эш белән тәэмин ителгәнлеген арттыру, шулай ук нефть продуктларын, химия продукциясен һәм машина төзелеше продукциясен җитештерү үсеше. Икътисадны үстерүгә шул исәптән ОПЕК+ Килешүе шартларында нефть чыгару күләмен этаплап арттыру да ярдәм итте.

Шулай ук кулланучылар базарын торгызу, төзелеш секторында үсеш, гомумән, эшлекле активлыкның җанлануы билгеләп үтелә.

Министр билгеләп үткәнчә, хезмәт базарында теркәлгән эшсезлек 3,4 тапкыр кимегән, ә 2021 ел нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы үсеше 105,8 % тәшкил иткән.

Шуның белән бергә, корылык 2021 елда республиканың авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләрендә тискәре чагылыш тапты, җәмәгать туклануы өлкәсе дә пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә җиткерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International