Краснодар крае, Ростов өлкәсе, Башкортостан, Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе хезмәт җитештерүчәнлеге буенча төбәкләр рейтингын җитәкли. Аны беренче тапкыр «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Икътисадый үсеш министрлыгы тәшкил итте, аны Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли.
49 төбәктән торган исемлек өч өлешкә бүленгән: лидерлар, урта төркем һәм артта калучы субъектлар. Илкүләм проектка 2021 елда кергән төбәкләрне рейтингтан тыш бәяләделәр.
20 күрсәткечне исәпләгәндә, хезмәт җитештерүчәнлеге үсешеннән тыш, бинар рәвештә бәялиләр. Төзүчеләр төбәктә илкүләм проект программаларын ни дәрәҗәдә киң куллануларын һәм күпме предприятиенең җитештерүчәнлекне кимендә 5% ка арттыруларын карадылар.
12 лидер-төбәктә хезмәт җитештерүчәнлеге ил буенча уртача күрсәткечкә караганда күбрәк предприятиеләрдә арткан. Анда илкүләм проектка ярдәм программаларын активрак кулланалар. Бу төркемгә Краснодар крае, Ростов өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Удмуртия, Свердловск, Белгород, Волгоград, Кемерово, Новосибирск өлкәләре һәм Приморье крае кергән.
«Рейтингның максаты – үрнәк регионнарны ачыклау һәм, аларны кулланып, яңалар һәм артта калучылар рейтинг лидерлары күрсәткечләренә ирешә алсын өчен, илкүләм проектка ярдәмнең барлык чаралары турында искәртү. Бу компетенция үзәкләренең адреслы ярдәме генә түгел, ә квалификацияне күтәрү, ташламалы кредит бирү программалары һәм экспортка чыгуда ярдәм итү дә. Илкүләм проектның барлык менюсыннан файдаланып, төбәк үз җитештерү культурасын сыйфатлы итеп үзгәртә ала», – дип билгеләп үтте Икътисади үсеш министрлыгының Хезмәт җитештерүчәнлеге, капитал салуларны яклау һәм хуплау департаменты директоры Александр Молодцов.
Урта төркем төбәкләре предприятиеләре Сәнәгатьне үстерү фондының (ФРП) бер процентлы займнарына сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр һәм экспорт акселерациясе программасында катнашалар. Артта калучылар арасында нибары дүрт субъект бар, әмма аларны урта төркемнән бары бер-ике балл гына аерып тора.
Хезмәт җитештерүчәнлегенең арадаш рейтингы ел дәвамында формалаштырылачак: 30 апрельдә, 31 августта һәм 31 декабрьдә. Йомгаклау рейтингы киләсе елның 15 декабреннән дә соңга калмыйча басыла. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген исәпләү методикасы белән бәйле.
Рейтинг лидеры ел саен үткәрелә торган «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумын үзендә кабул итү хокукын ала. Бу сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның иң яхшы тәҗрибәләрен тарату өчен илдәге төп мәйданчык.»