Татарстанның 2020-2022 елларга Инвестиция меморандумы проектлары исемлеге расланды

2022 елның 11 феврале, җомга

Өстенлекле проектларга нефть продуктлары җитештерү өлкәсендә – В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ компанияләренең урнаштыру һәм секцияләр буенча проектлары, химия җитештерүе өлкәсендә – «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ нең производствоны төзү һәм техник яктан яңадан коралландыру буенча проекты, «Тасма» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ нең азык-төлек продуктларын төрү өчен пленкалар җитештерүне оештыру буенча проектлары кертелгән.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда элеватор куәтләрен реконструкцияләү, сыр җитештерү һәм югары технологияле терлекчелек һәм сөт җитештерү комплекслары төзү проектлары расланды.

Өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә шулай ук «машиналар һәм җайланмалар җитештерү» – суыткыч һәм туңдыргыч җиһазларын, кер юу машиналарын һәм штампланган эшләнмәләр («Хайер Индастри РУС» ҖЧҖ) җитештерү юнәлеше проектлары да керде.

Башка өстенлекле юнәлешләр арасында – электр энергиясе, җылылык, газ һәм су җитештерүләре. Меморандумга «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ нең җылылык электр станциясе җайланмасын төзү, Түбән Кама ТЭЦ ТГМЕ-464 энергетика казаннары агрегатларын реконструкцияләү (В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ һәм «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ), Сокуры 110 кВ подстанциясен («Челтәр компаниясе» АҖ) һәм Зәй ГРЭСында 850 МВт куәтле пар-газ җайланмасын (ПГУ) төзү («Татэнерго» АҖ) буенча проектлар керде.

Документта шулай ук салым ташламалары рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтеп тормышка ашыруда хупланган проектлар да бар, алар арасында: «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы, дивинилстироль синтетик каучук производствосы, «Яшел Үзән» һәм «Алабуга» күпләп-бүлү үзәкләрен үстерү һ. б. бар.

Инвестиция проектын Татарстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертү түбәндәгеләр өчен мөһим шарт булып тора:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының вәкаләтле органы белән инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында аның нигезендә салымнар һәм җыемнар хакындагы законнар һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында»1998 елның 25 ноябрендәге 1872 номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә салым ташламалары бирелә торган шартнамә төзү өчен;

Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр керткәндә, инвестиция проектын Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру буенча региональ әһәмияттәге чараларына кертү өчен;

инвестиция проектына кредит оешмалары тарафыннан өстенлекле финанслау алу өчен.

Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International