ТР Икътисад министрлыгы халыкара күргәзмәләрдә катнашу өчен бизнестан гаризалар җыя

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге халыкара күргәзмәләрдә катнашу өчен гаризалар җыя башлый.

Татарстан эшкуарларын Татарстан Республикасыннан күмәк стендлар составында халыкара профильле күргәзмәләрдә катнашырга чакыралар:

1. CPM – Collection Premiere Moscow – 2022 халыкара күргәзмәсе.

CPM – Collection Premiere Moscow – Көнчыгыш Европада әйдәп баручы халыкара CPM күргәзмәсе, моданың бөтен спектрын тәкъдим итә. Елына ике тапкыр хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар киеме, шулай ук аксессуарлар, аяк киеме, эчке кием һәм су коену киеме биредә дизайнерлар, брендлар һәм турыдан-туры Россия агентлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 2022 елның 21-24 февралендә Мәскәү шәһәре, «Экспоцентр» күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Күргәзмә турында тулырак: https://cpm-moscow.com/

2. BUDEXPO халыкара архитектура-төзелеш күргәзмәсе.

BUDEXPO – Беларусь Республикасында төзелеш өлкәсендә иң эре күргәзмә проекты.

Күргәзмәнең төп юнәлешләре – заманча архитектура, яңа шәһәр төзелеше концепцияләрен, шәһәр тирәлеген популярлаштыру һәм алга этәрү, заманча, арзан һәм уңайлы торак, кызыклы шәһәр инфраструктурасы, фәнни-техник һәм инновацияле эшчәнлек, цифрлы үзгәртеп кору.

Күргәзмә 2022 елның 16-18 мартында узачак. Минск, Беларусь, «БелЭкспо» күргәзмә комплексы.

Күргәзмә турында тулырак: https://budexpo.by/

3. AgroWorld Uzbekistan халыкара күргәзмәсе.

AgroWorld Uzbekistan – Үзбәкстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре белгечләренең шактый саны буенча продукция һәм хезмәтләр күрсәтү өчен нәтиҗәле мәйданчык. Күргәзмәгә килүчеләр – авыл хуҗалыгы холдинглары, фермер хуҗалыклары, эшкәртү предприятиеләре, терлекчелек фермалары, бөртекле компанияләр һәм башкалар. Аларның 84%ы сатып алулар турында карар кабул итүгә йогынты ясый торган затлар.

Күргәзмә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын җитештерү, эшкәртү һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмаларда сатып алулар планын төзүдә һәм модернизацияләүдә мөһим роль уйный.

Күргәзмә 2022 елның 16-18 мартында узачак. Ташкент, Үзбәкстан, «Узэкспоцентр» күргәзмәләр комплексы

Күргәзмә турында тулырак: https://agroworld.uz/ru/.

Күргәзмәдә катнашу шартларын исегезгә төшерәбез: Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын файдалануга алып тору, стенд төзү, тәрҗемәче хезмәтләре (кирәк булса) өчен түли, эшкуарлар исә очу, яшәү һәм күргәзмә үрнәкләрен алып бару өчен түли.

Кызыксынган очракта, 2021 елның 17 гыйнварына кадәр  tatexport@yandex.ru почтасына, элемтә мәгълүматларын күрсәтеп, күргәзмәдә катнашу өчен гариза җибәрергә кирәк:

  • Компаниянең исеме, ИНН;
  • Элемтә өчен җаваплы затның фамилиясе һәм телефоны.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International