2021 елда Татарстан эшкуарлары «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының республика финанс программалары аша 1 млрд сум акча алганнар

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Ел башыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс программалары буенча республика бизнесы 1 млрд сумнан артык кредит акчаларын җәлеп иткән.

Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен 9 ташламалы финанс продукты эшләп килә. Бу елда федераль чаралар белән тәэмин ителмәгән һәм региональ чикләүләр йогынтысына эләккән бизнеска ярдәм итү өчен 1% белән микрозаймнар бирү эше яңартылды. Бизнестан алынган кире бәйләнешне һәм эшлекле бергәлекләр тәкъдимнәрен исәпкә алып, Икътисад министрлыгы ташламалы кредит буенча «Бер процентлы 2021» программасын башлап җибәрде.

Бүген Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан 1 млрд сумлык микрофинанс алуга 547 гариза канәгатьләндерелгән, шуларның 33 млн.сумы «Бер процентлы 2021» микрозаемына туры килә.

Шул ук вакытта иң популяр финанс инструменты булып «Перезагрузка» микрозаемы тора. 1 июньнән әлеге финанс продукты буенча максималь ставка еллык 5,5% ка тигез.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен шулай ук КУЭ чит илгә товар сатуга юнәлтелгән субъектлары өчен –  «Экспортёр», социаль өлкә бизнесы өчен «Социаль эшкуар» микрофинанс программалары да бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән килешү төзегән сәнәгать парклары резидентларына «Төзелеш» ташламалы заемына һәм «Сәнәгать парклары» микрозаемына сәнәгать парклары инфраструктурасын үстерү өчен гариза бирү мөмкинлеге бирелә. 

«Үзмәүчеләр» микрозаемы көнүзәк финанс чарасы булып тора. Ел башыннан Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанс үзәге 13 миллион сумнан артык суммада 85 микрозайм биргән.

Фонд тарафыннан, финанс ярдәме программасыннан тыш, бизнес өчен финанс булмаган хезмәтләрнең дә киң спектры күрсәтелә. Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтелә, 2000нән артык үзмәшгуль Фондтан ярдәм чаралары алган, шул исәптән күргәзмәләрдә катнашу, маркетплейсларга чыгу, белем бирү кебек хезмәтләр күрсәтелгән.

Комплекслы хезмәтләр күрсәтү эшкуарларга РФ территориясендә генә түгел, ә чит илләрдә дә сату базарларын киңәйтергә ярдәм итте. 2021 елда Эшкуарлыкка ярдәм фонды эшкуарлар өчен 40 000 якын хезмәт күрсәткән.

 Быел якынча 70 предприятие чит илгә товар сата башлаган, ә чит илгә товар сату контрактларының гомуми күләме 30 млн.доллардан артык тәшкил иткән.

2021 елда эшкуарлар «Мой экспорт» платформасын активрак куллана башлаганнар, анда бердәм тәрәзә аша күрсәтелә торган хезмәтне сайларга һәм шунда ук гариза бирергә мөмкин. Платформада шулай ук белем базасы, аналитик материаллар һәм экспорт буенча башка файдалы документлар урнаштырылган.

Быел ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр социаль эшкуарларга грантлар бирелде. Фонд эшкуарларны укытты һәм грант өчен проектлар әзерләүдә ярдәм күрсәтте.

Шулай ук Фонд беренче тапкыр консультация һәм укыту өлешендә генә түгел, ә маркетплейсларга чыгу, эшлекле күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашу өлешендә дә үзмәшгульләргә хезмәт күрсәткән.

Моннан тыш, беренче тапкыр «Экспортный форсаж» акселерация программасы үткәрелде, ул халыкара базарга чыгарга планлаштыручы күп кенә эшкуарлар өчен бик файдалы булып чыкты. Хатын-кызлар эшкуарлыгы буенча курс, франшизалар сату, маркетплейсларда менеджмент аккаунты һәм башка кызыклы укыту чаралары гамәлгә ашырылды.

Киләсе елда комплекслы формада хезмәт күрсәтү дәвам итәчәк, һәм, бәлки, 2021 елда таләп ителгән ярдәм чараларының күбесе 2022 елда да эшләтеп җибәреләчәк.

Барлык яңа һәм булган хезмәтләр турында  https://fpprt.ru/  сайтыннан белергә һәм (843)524-90-90-90 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International