Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» федераль хәйрия акциясенә кушылды. Балаларның теләкләре язылган открыткалар белән ТР Дәүләт Советында урнаштырылган чыршы бизәлгән.
Мидхәт Шаһиәхмәтов чыршыдан теләк алып, Казаннан 10 яшьлек Эмиль Галиевның урамда йөрү өчен комбинезон турында хыяллануын белде.
Быел «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2021 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2022 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Акциядә проектның елкажеланий.рф сайты аша онлайн да катнашырга һәм кемне дә булса бәхетлерәк итәргә мөмкин.