Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча презентация материаллары басылды

2021 елның 25 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты белән берлектә, 2021 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча презентация материаллары әзерләнде.

Презентация материаллары республика гражданнарына бу елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү максатларында әзерләнде. Мәгълүмат ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Илкүләм проектлар» бүлегендә урнаштырылган. Материаллар белән тулырак итеп әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: 2021 елда Татарстан Республикасының илкүләм проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре

2021 елда Татарстан Республикасы 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты, алар составына 46 төбәк проекты кертелгән иде.

Илкүләм проектлар безнең гражданнар өчен бик мөһим. Алар Татарстандагы гаиләләрнең иминлеген арттыра, шәһәр мохитен, социаль өлкәне яхшырта, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 34,1 млрд.сум акча юнәлдерелгән. Бу акчаларга 555 артык мөһим объект, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, җәмәгать киңлекләре, спорт заллары, юллар, төзелгән һәм ремонтланган.

Илкүләм проектлар буенча әйләнә-тирә мохиткә зур игътибар бирелә. Бу – чистарту корылмаларын һәм су әзерләү станцияләрен төзү һәм реконструкцияләү, санкцияләнмәгән чүплекләрне рекультивацияләү, су объектларын чистарту. Шулай ук эшкуарларга ярдәм итү чаралары да күрсәтелде, социаль түләүләр бирелде, укулар үткәрелде һәм башка бик күп нәрсә эшләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International