Татарстан эшкуарлары иясез хайваннар приютына ярдәм иткән

2021 елның 24 декабре, җомга

22 декабрьдә #МойбизнесПомогает хәйрия хәрәкәте кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Яңа ел алдыннан, хайваннар өчен азык һәм кирәк-ярак тапшыру максатында, эшкуарлар белән  «Казан Шелтер» приютына баруны оештырган.

Хайваннар приютына ярдәм акциясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә «МойбизнесПомогает» хәйрия хәрәкәте кысаларында узган. Бүләкләр җыюда берничә дистә кеше – республика эшкуарлары катнашкан.

«Минем бизнес» үзәгендә сөйләүләренчә, битараф булмаган казанлылар 50 килограммнан артык төрле азык һәм ярма алып килгәннәр. Моннан тыш, приют өчен пледлар, урын-җир әйберләре, биләүләр, көнкүреш химиясе, тәм-томнар һәм хайваннар өчен кирәкле башка мөһим бүләкләр җыя алганнар.

Приют волонтерлары сөйләгәнчә, хайваннар өчен приютлар кыш көне ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ, ташланган хайваннарны ашатыр өчен көн саен иң аз дигәндә 50 литр ботка пешерергә туры килә икән.

«Хәйрия акцияләрендә катнашып, без, беренче чиратта, хайваннарга ярдәм күрсәтәбез һәм уртак эш кысаларында игелек кылабыз, шулай ук үз гамәлләребез белән яхшы үрнәк күрсәтәбез. Ел саен хәйрия акцияләрендә катнашырга теләүчеләр күбәя барыр дип ышаначакбыз», – дип билгеләде «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе Борһанова Линара.

Чара #МойбизнесПомогает хәйрия хәрәкәте кысаларында оештырылган һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә уза. Бу хәрәкәт ярдәмендә мәрхәмәт чаралары даими рәвештә Россиянең барлык төбәкләрендә уза.

Инициативаның максаты – хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа этәргеч бирү, мәрхәмәтле гамәлләргә кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, коммерциясез оешмалар (НКО), бизнес, ММЧ, төбәкләрдәге җирле берләшмәләр хезмәттәшлегенең яңа формалары өчен шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International