Россия экспорт үзәгеннән экспортка чыгу буенча яшь бизнесменнар өчен укыту программалары

2021 елның 24 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге белгечләре яшь эшкуарларга тышкы сәүдәне уңышлы үстерү өчен кирәкле күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итәчәк бушлай белем бирү программаларын туплаганнар.

 1. «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе» өстәмә һөнәри белем бирү АКО, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысасында «Экспорт үсеше акселераторы» акселерация программасын гамәлгә ашыра.

Акселерация программасы чит илләр белән контрактлар төзү ярдәмендә яңа сату базарларын колачлау һәм сату географиясен киңәйтү өчен төбәк эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Әлеге максатка ирешү өчен компанияләр 4 модуль буенча әзерлек узачаклар. Компанияләр өчен программада катнашу бушлай.
Программа турында тулырак мәгълүмат: https://exportedu.ru/acceleration/federal

2. Региональ экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбеннән «Экспорт эшчәнлеген башлап җибәрү: уңышка таба 10 адым» дистанцион (онлайн) укыту программасы Программада 11 видеокурс, һәркайсы экспорт проектының аерым этабына багышланган. Аның нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар укулар узу турында сертификат алачак. Видео-курсларны карау өчен exportedu.ru сайтында «Укыту» бүлегенә күчәргә һәм теркәлү узарга кирәк.

Шулай ук программага әлеге сылтама буенча да теркәлеп була:  https://exportedu.ru/program-start-eksportnoydeyatelnosti-10-shagov-k-uspehu

3. Региональ экспорт үзәгеннән белем бирү ярдәмлекләре –  мәктәп тарафыннан эш башлап җибәргән экспортерлар өчен уку ярдәмлекләре эшләнгән, анда экспорт эшчәнлегенең төп этаплары, тышкы базарларны беренчел анализлау кораллары, потенциаль сатып алучыларны эзләү һәм бәяләү чаралары турында мәгълүмат бирелгән. Ярдәмлек кече һәм урта бизнес вәкилләренә компанияне һәм товарны экспортка әзерләү һәм валюта түләүләрен оештыруга, шулай ук экспорт эшчәнлегенә бәйле куркынычларга әзер булырга һәм аларны минимальләштерүгә, дәүләттән ярдәм чаралары белән таныштырырга ярдәм итәчәк.

Ярдәмлекләр әлеге сылтама буенча урнаштырылган: exportedu.ru/documents.

Экспорт эшчәнлеге белән бәйле барлык сораулар буенча +7 (843) 222-90-60 телефоны буенча (өстәмә 272) яки tatexport@yandex.ru почтасына мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International