Айрат Шәмсиев «Илкүләм проектлар: Татарстан-2021» республика фотоконкурсының иң яхшы фотоэшләрен тәкъдир итүдә катнашты

2021 елның 24 декабре, җомга

2021 елның 23 декабрендә икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев республиканың ел саен уздырыла торган «Илкүләм проектлар: Татарстан - 2021» республика фотоконкурсына тәкъдим ителгән иң яхшы 100 фотоэшне тәкъдир итүдә катнашты. Фотоэшләр «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVI съездын уздыру кысаларында мультимедиа күргәзмәсе форматында трансляцияләнде.

Ел саен үткәрелә торган  «Илкүләм проектлар: Татарстан - 2021»  республика фотоконкурсы республика җәмәгатьчелеге игътибарын илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җәлеп итү, аларны Татарстанда тормышка ашыруның барышы турында халыкка мәгълүмат бирү максатында 2019 елдан бирле уңышлы гына үткәрелеп килә.

Чараны оештыручылар – «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең илкүләм проектлар турында мәгълүмат җиткерү һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Региональ проект офислары, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе.

Эшләр 5 номинация буенча бүленгән:

«Элек юк иде»;

«Кунакка чакырабыз»;

«Чишелеш юлы бар»;

«Объективта – балалар»;

«Республика иминлеге өчен, һәркем мәнфәгатендә».

Шулай ук быел республика предприятиеләре арасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча махсус номинация билгеләнгән, аның буенча эшләр 2022 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк.

Бүгенге көндә конкурска республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы дәүләт хакимияте башкарма органнарыннан 2000нән артык эш алынган.

Конкурсның муниципаль этабында иң зур активлыкны Казан шәһәре, Түбән Кама шәһәре, шулай ук Биектау, Алексеевск, Лаеш, Алабуга, Актаныш муниципаль районнары күрсәткән.

Республика хакимияте башкарма органнары арасында конкурсның региональ этабында иң актив катнашучылар дип «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, шулай ук «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы билгеләнгән.

Фотолар конкурсына йомгак ясау һәм аның җиңүчеләрен билгеләү чарасы 2022 елның гыйнварында уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International