«Иннополис» МИЗ Күзәтчелек советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, утырыш яңа Лобачевский технопаркында уза. «Иннополис» махсус икътисадый зонасы актив үсеш кичерә, монда инде 120 резидент бар. МИЗга федераль хөкүмәт, профильле министрлык зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Иннополис университеты шулай ук фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеген үткәрә. Күптән түгел монда «Цифрлы алга китеш» бөтенроссия конкурсының финалы узды.
Күзәтчелек советы утырышында 10 компания-партнер каралды, алар арасында фондлар, потенциаль резидентлар булган 5 компания бар иде.
Күзәтчелек советы әгъзалары компанияләрдән техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга гаризаларны тикшерде.
«ОПТИМУС» ҖЧҖ Лаеш районында «Иннополис» МИЗда гамәлгә ашырылачак проектын тәкъдим итте. Бу дәвалау-профилактика учреждениеләрендә һәм медицина лабораторияләрендә склад процессларын тәртипкә салырга мөмкинлек бирә торган бердәм комплекс.
«ОРЛАН Диджитал» ИТ-компаниясе төзелеш базарын цифрлаштыру проектын үстерү технопаркында шөгыльләнәчәк. Цифрлы платформа сатып алу һәм финанс өлкәсендә эшләүче компанияләргә, үз товарларын һәм хезмәтләрен, тәэмин итү, смарт-контрактлар, электрон документ әйләнеше өчен инструментлар комплексын тәкъдим итәчәк.
«МОНЕТА ЛАБС» компаниясе белгечләре кредит оешмалары, кибетләр өчен түләү методлары агрегаторлары һәм финтех өлкәсендә зур булмаган һәм урта компанияләр өчен заманча биллинг платформасы өчен автоматлаштырылган системаны үстерәчәк.
«Джетс» компаниясе – «Джошкуноз Холдинг» АҖ Төркия компанияләре төркеменең бүлендек компаниясе Ц Россия автосәнәгате өчен инженерлык һәм технологик чишелешләр өлкәсендә эшчәнлек алып баруны оештыру өстендә эшләячәк.
«Медитека Диджитал» ҖЧҖ медицинада автоматлаштыру, идарә һәм аутсорсинг белән шөгыльләнә. Иннополиста компания медицина һәм шифаханә-дәвалау учреждениеләре өчен CRM системасы буенча эшләргә планлаштыра.
Проектлар Күзәтчелек советы әгъзалары тарафыннан хупланды. Яңа ИТ-проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 7,4 млрд.сум тәшкил итәчәк.