Татарстан Республикасында «Эшкуарлык мәктәбе» укыту курслары тәмамланды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә гамәлдәге эшкуарларны укытуга юнәлтелгән КУЭ корпорациясенең «Эшкуарлык мәктәбе»  белем программасы тәмамланды. Программаны 24 катнашучы узган. Биш көн дәвамында эшкуарлар бизнес алып баруның төрле мәсьәләләре буенча спикерлардан лекцияләр һәм мастер-класслар тыңлаганнар.

Татарстан эшкуарлары КУЭ корпорациясенең белем бирү курсларын узу, эшкуарлык белеме дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук үз бизнесларын үстерү, киңәйтү яки яңадан үзгәртү өчен уникаль мөмкинлектән файдалана алганнар. Укуларны «Минем бизнес» үзәгенең сертификацияләнгән бизнес-тренеры Асель Бекеева үткәргән. Тренинг кысаларында ул компанияләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру ысуллары турында сөйләгән. 

«Программаның максаты – эшкуарларны максатчан рәвештә яңага өйрәтү. Һәркем белән үз эшчәнлеге мисалында сыйфатлы индивидуаль эш башкарылды. Мондый чаралар, чыннан да, мөһим һәм читтән караш бирә, нетворкинг өчен киңлек тудыра», – дип билгеләде Асель Бекеева.

Тренинг эшкуарларны бизнесның төрле өлкәләреннән җыйган: балалар уенчыклары җитештерү, юлда машиналарны экспресс-ремонтлау, маркетплейсларда кием сату, күн эшләнмәләр ясау. Катнашучылар биш көн дәвамында яңа мәгълүмат алу белән берлектә, бизнес-элемтәләрне дә арттырганнар, эшкуарлык тәҗрибәсе белән уртаклашканнар. Катнашучылар алган белемнәрне бәяләгән, чөнки бу белемнәр бизнесны яңа дәрәҗәгә чыгару буенча алга таба гамәлләрне планлаштырырга ярдәм иткән.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. КУЭ корпорациясеннән әлеге тренинг узып баручы 2021 елда соңгысы булды. Быел Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 50дән артык белем бирү чарасы оештырды, аларда 6 мең кеше катнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International