Татарстан эшкуарлары ташламалы продукт буенча 400 млн.сумнан артык кредит алганнар

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Татарстан Икътисад министрлыгына караган республиканың Гарантия фонды Татарстан эшкуарларына 429 млн.сум алырга ярдәм иткән, бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Кредит акчалары «Ярдәм 2021» ташламалы продукты кысаларында бирелгән.

Кризиска каршы «Ярдәм 2021» ташламалы продукты ноябрь башында Татарстан Республикасының Гарантия фонды тарафыннан эшләтеп җибәрелгән иде.  Әлеге ышанычлы ярдәм әҗәткә акча алганда җитәрлек дәрәҗәдә аслам белән тәэмин ителмәгән эшкуарлар өчен каралган.

Әлеге продукт буенча Гарантия фондынннан бирелә торган әманәтләрнең максималь суммасы 50 млн.сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта әманәт биргән өчен комиссия бүләкләре стандарт белән чагыштырганда ике тапкырга – 0,5% кадәр кимегән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге дә каралган.

«Ярдәм 2021» ташламалы продукты эшли башлаганнан бирле 42 млн.сумга 25 әманәт бирелгән, ә эшкуарлар алган кредитлар суммасы 429,8 млн.сум булган. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ташламалы продукттан эшчәнлекләре «Татарстан Республикасында яңа корона инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән чикләнгән КУЭ субъектлары файдалана ала.

ТР Гарантия фондының http://garfondrt.ru/ сайтында гариза бирергә яисә +7(843)293-16-94 телефоны аша продукт шартлары турында консультация алырга  мөмкин, +7(903)061-40-18 номеры буенча ТР Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәгенә түләүсез консультация сорап та мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International