Татарстан эшкуарларына эш көне булып саналмаган көннәр өчен 1 млрд сумнан артык грант күчерелгән

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

15 декабрьдә кече һәм урта бизнеска һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга эш көне булып саналмаган көннәр өчен субсидияләр алуга гаризалар тапшыру эше тәмамланды.

Якынча мәгълүматларга караганда, 15,7 мең эшкуар 1 млрд сумнан артык суммага акча алган, аларда 78,5 мең кеше эшли.

Искәртеп узабыз, пандемия аркасында зыян күргән тармаклардан эшкуарларга ярдәм итү буенча федераль программа быелның 1 ноябрендә кертелгән иде. Ярдәм алучылар – КУЭ һәм СЮКО субъектлары, эшчәнлекнең барлыгы 21 төре.

Грантлар – бер хезмәткәргә бер МРОТ (12 792 сум) исәбеннән бер тапкыр түләнә торган түләү. Түләүсез ярдәм бизнеска хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләргә һәм эш урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта грант суммасы хезмәткәрләр санына карап, эшкуарның үзен дә кертеп, һәр хезмәткәргә 1 МРОТ күләмендә билгеләнә. Бизнес шулай ук алынган грантлардан кергән салымнарны түләүдән дә азат ителә, әгәр эшкуар грантны хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә юнәлдерсә, аңа НДФЛ һәм грант суммасына иминият кертемнәре түләргә туры килмәячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International