ТР Икътисад министрлыгы йорт хайваннарына ярдәм итү өчен хәйрия акциясендә катнашырга чакыра

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге хайваннар өчен Казан приютларының берсенә ярдәм итү акциясен башлап җибәрә.   

22 декабрьдә #МойбизнесПомогает хәйрия хәрәкәте кысаларында «Минем бизнес» үзәге эшкуарлар белән бергә азык һәм әйберләр тапшыру өчен «Казан Шелтер» приютына баруны оештыра.

Акциядә катнашырга теләүчеләр түбәндәге предметларны китерә ала:

  1. Этләр өчен коры азык;
  2. Эт консервлары;
  3. Мәче азыгы һәм дерелдәвек;
  4. Ярмалар;
  5. Көнкүреш химиясе: идән юу чаралары, сыек кер юу чарасы, кер агарту чарасы, шулай ук s-m үлчәмендәге резин перчаткалар, 120-240 л сыешлы чүп капчыклары, кәгазь сөлгеләр, гәҗитләр;
  6. Урын-җир әйберләре, пледлар, мамык булмаган юрганнар, зур һәм кечкенә сөлгеләр (кулланылышта булган).

Фондта гомуми азык җыю булмаячак, Сезне 22 декабрьдәге Шуртыгин урамы, 4 нче йорт адресы буенча акциягә кушылырга чакырабыз. Хәйрия акциясе турында кызыксындырган мәгълүматны 8 (843) 222-90-60 (өст.124) телефоны аша белергә мөмкин.

Чара #МойбизнесПомогает хәйрия хәрәкәте кысаларында оешырылган һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу хәрәкәт ярдәмендә мәрхәмәт чаралары даими рәвештә Россиянең барлык төбәкләрендә уза.

Инициативаның максаты – хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа этәргеч бирү, мәрхәмәтле гамәлләргә кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, коммерциясез оешмалар (НКО), бизнес, ММЧ, төбәкләрдәге җирле берләшмәләр хезмәттәшлегенең яңа формалары өчен шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International