Илкүләм проект буенча Татарстанның «Үсеш нокталары»на 175 млн сумлык җиһазлар сатып алынган

2021 елның 11 декабре, шимбә

2021 елда Татарстанның 114 гомуми белем бирү оешмасында урнашкан «Үсеш ноктасы» үзәкләренә яңа җиһазлар һәм укыту чаралары сатып алынган. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча әлеге максатларга 175 млн сум юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук  «Демография» илкүләм проекты буенча республиканың тугыз спорт мәктәбе өчен 52,9 млн сумга биш автобус, спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алынган.

Шул ук вакытта «Мәдәният» илкүләм проекты 743 китап басмасын цифрлаштырырга, Чаллы һәм Әлмәт виртуаль концерт залларын кирәкле техника белән җиһазландырырга мөмкинлек биргән. Моның өчен 4,8 млн сум кирәк булган.

2021 ел башыннан 112,4 млн сумга Татарстанда урман янгыннарын сүндерү өчен 548 берәмлек техника һәм урман хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Ул урманнарны янгыннан торгызу, үрчетү һәм саклау чараларын үткәрү өчен кирәк. Эшләр «Экология» илкүләм проект буенча үткәрелгән. Моннан тыш, быел 3,9 мең гектарга якын мәйданда урманнарны торгызу чаралары үткәрелгән.

Илкүләм проектлар илдә 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International