Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советы утырышында катнашты

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

2021 елның 7 декабрендә Хөкүмәт Йортында «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы Күзәтү советының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин үткәрде. Шулай ук утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев та катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар 2022 елга фондның финанс планы һәм «Яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашучы» («УМНИК») программасында җиңүче проектларга матди ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Доклад белән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов чыгыш ясады. Ул «Идея-1000» инновацияләргә ярдәм проектларын гамәлгә ашыру буенча бюджетны раслау мәсьәләләрен, «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсын, Россия венчур форумын һәм Россия технологик турын, 2022 елда узачак Россия технологик турын раслау мәсьәләләрен карау өчен тәкъдим итте. Фикер алышу йомгаклары буенча фондның 2022 елда инвестиция эшчәнлегеннән фаразлана торган керемнәре расланды.

Утырышта «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы кысаларында Инновацияләргә ярдәм фондының «Яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашучы»  («УМНИК») проектларын бергәләшеп матди тәэмин итү проекты карау өчен тәкъдим ителде. Тикшерү нәтиҗәсендә Күзәтү советы уңай карар чыгарды.

Утырышта шулай ук Сәнәгатьне үстерү фондының «Үсеш проектлары», «Комплект эшләнмәләр», «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру», «Урман сәнәгате проектлары» һәм «Бурычка алынган акчаларны кайтаруны тәэмин итү тәртибе» программалары кысаларында эшләнгән Фондның гамәлдәге регламентларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте ТР Инвестиция-венчур фонды матбугат хезмәте ярдәмендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International