Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчелек советы утырышы узды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Икенче Күзәтчелек советы утырышы «Алабуга» махсус икътисадый зонасының административ бинасында узды, аны республика Президенты уздырды. Утырышта төбәк икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов бүген «Алабуга» МИЗ мәйданчыгында «Росатом» ДК белән партнерлыкта пан-прекурсор – углерод җепләре өчен чимал җитештерү буенча яңа завод ачылуы турында искәртте. Ул ассызыклаганча, яңа җитештерү предприятиесе – республикада «Чиксез композитлар» регионара кластеры үзәген формалаштыру юнәлешендә тагын бер адым. «Алабуга» – резидентларга заманча инфраструктура тәкъдим итүче партнер, диде Рөстәм Миңнеханов.

Алга таба Күзәтчелек советы әгъзалары утырышның көн тәртибе мәсьәләләре, шул исәптән «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы составындагы үзгәрешләр турында фикер алышты.

Утырышта катнашучыларга МИЗ мәйданчыгында гамәлгә ашырылырга мөмкин булган кайбер инвестицион проектлар күрсәтелде.

Моннан тыш, сәнәгый-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасын үстерүнең перспектив планы тәкъдим ителде һәм расланды. 

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга» МИЗ Россия махсус икътисадый зоналары арасында лидер булып кала бирә. Бүген МИЗда 152 млрд. сум чамасы шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән, 33 производство булдырылган, 8 меңнән артык кеше эшли. 2021 елның 9 аенда керем 94 млрд.сум тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International