Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан Казанда авария хәлендәге йортлардан күчерү өчен 100 фатир сатып алынган (ел ахырына кадәр тагын 252 фатир сатып алу каралган). Эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча үткәрелә.
Моннан тыш, «Мәгариф» һәм «Мәдәният» илкүләм проектлары ярдәмендә шәһәрдә сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалган, ә Мөслим һәм Саба районнарында ике мәктәптә спорт заллары яңартылган.
«Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру да дәвам итә. 2021 елда Минзәләдә – чүплекләрне рекультивацияләү, ә Питрәч районының Кощаково авылында чистарту корылмалары төзүне төгәлли алганнар. Шулай ук проект буенча Казанның «Лето» торак комплексында су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре уздырылган.
9 ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда планлаштырылган 217 км автомобиль юлының 165 км реконструкцияләнгән. Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
Илкүләм проектлар илдә Россия Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла һәм россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.