Эшче төркем утырышында Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары катнашында эшче төркем утырышы узды. Утырышта берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән Татарстан муниципалитетларының Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүгә әзерлеге дә.

Утырышта Бөтенроссия халык исәбен алуның мөһимлеге һәм кирәклеге билгеләп үтелде. Халык санын алу нәтиҗәләре Татарстан Республикасында демографик тенденцияләрнең фәнни-нигезләнгән фараз нигезенә алыначак, идарә итү карарларының нәтиҗәлелеген, социаль-икътисадый сәясәтнең адреслылыгын күтәрәчәк. Алынган мәгълүматлар балалар бакчалары, хастаханәләр, фельдшер пунктлары, китапханәләр, музейлар, клублар, мәгариф учреждениеләрен күпме һәм кайсы районда төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. 

Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының халык санын алуны үткәрүгә һәм халык санын алу буенча хисап тапшыруга әзерлеге турындагы доклад белән икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов чыгыш ясады.

Утырышның тагын бер мәсьәләсе – сәнәгать паркларының идарәче компанияләре һәм резидентлары тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы белән килешүләр төзүгә документлар тапшыру мәсьәләсендә эш алып бару. Бүгенге көндә резидентлардан 62 гариза бирелгән.

Документлар пакетын формалаштыруда һәм аккредитациягә бәйле башка мәсьәләләрдә кураторлар – Министрлык карамагындагы оешмалар вәкилләре ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтелде. Кураторлар көн саен сәнәгать парклары һәм аларның резидентлары белән элемтәдә тора.

Моннан тыш, эшче төркем утырышы кысаларында Министрлык белән килешү булу эшкуарларга салым ташламаларын һәм отышлы шартларда дәүләт ярдәменең башка чараларын алырга мөмкинлек бирәчәгенә игътибар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International