Ютазы районына эш визиты белән икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев килеп китте

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Визит кысаларында Айрат Шәмсиев районның кайбер предприятиеләрен карап чыкты, компанияләр җитәкчелеге белән үсеш резервлары һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышты. Шулай ук ул кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу да үткәрде.

Утырышлар залында министр урынбасары җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм эшкуарлар белән очрашты, үз чыгышында ул муниципалитетның төп үсеш нокталарын билгеләде һәм эшкуарларга электрон сәүдә мәйданчыклары аша сату каналларын киңәйтү мөмкинлеге турында искәртеп узды.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы учреждение – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм яонды генераль директоры Айдар Салихов очрашуда катнашучыларга үзмәшгульләргә, эшкуарларга, сәнәгать парклары резидентларына, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, «Корылык», «Социаль эшкуар» микрофинанс продуктлары, ташламалы лизинг программасы турында сөйләде. 

«Гамәлдәге ярдәм чараларын һәм инструментларын куллану сезнең эшчәнлекне тагын да активрак һәм куркынычсызрак үстерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип өстәде Айрат Шәмсиев.

Ярдәм чаралары буенча сораулар килеп туган очракта, министр урынбасары консультация сорап турыдан-туры төбәк вәкиленә мөрәҗәгать итәргә чакырды. 

Очрашуга кадәр Айрат Шәмсиев Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашында Ансель Вафауллин җитәкчелегендәге фермада булды. Кунаклар көтүлекләр белән идарә итүдә һәм эре мөгезле терлекләрне ашатуда кулланыла торган цифрлы продуктлар белән танышты, шулай ук республика программасы буенча төзелгән һәм быел файдалануга тапшырылган, 140-390 баш терлеккә исәпләнгән сыер абзарын карадылар.

Визит барышында икътисад министры урынбасары шулай ук «Волма-Абсалямово» ҖЧҖ, тимер-бетон әйберләр җитештерү цехын, «Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты» ҖЧҖ, «ТАПАРТ» ОЭМЗ ҖЧҖ нефть промыселы җиһазлары җитештерү һәм «Урыссу» сәнәгать паркында урнашкан «РегионЭлектро» җитештерү предприятиесендә булды.

«Беренче чиратта мондый очрашулар – эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары турында файдалы мәгълүмат алу, Министрлык җитәкчелегеннән кызыксындырган сорауларга оператив җавап алу мөмкинлеге, ул алга таба үсеш өчен мөмкинлекләр ача», – дип сөйләде чарада катнашучы эшкуар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International