Социаль эшкуарларга субсидия бирү өчен гаризалар кабул итү игълан ителде

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибен раслау турында» 2021 ел, 12 октябрь, 971 нче карары нигезендә субсидияләр алу өчен гаризалар сайлап алу турында игълан итә.

Гаризалар 2021 елның 18 октябреннән 16 ноябренә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9:00-18:00, җомга – 9:00-16:45, төшке аш вакыты – 12:00-13:00) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, 1 кат, 22 нче каб., почта адресы: 420021, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, эл. почта: me.rt@tatarstan.ru электрон челтәр адресы https://mert.tatarstan.ru/).

Грант бирү нәтиҗәсе грант алучы проектын гамәлгә ашырудан гыйбарәт булачак, түбәндәге нәтиҗәгә ирешкәндә:

һөнәри керемгә салым түләүчеләр булып торган грант алучылар өчен, – килешү төзелгән көннән алып һөнәри керемгә салым салына торган керемнәрнең гомуми суммасы кимендә 10 000 сум булган очракта;

һөнәри керемгә салым түләүчеләр булмаган грант алучылар өчен, – мөрәҗәгать итүченең гамәлдәге штат расписаниесе күчермәсендә яисә гариза биргәндә тапшырылган, штат саны турындагы мәгълүматны үз эченә алган гамәлдәге башка документта күрсәтелгән штат санын бер берәмлектән ким булмаган күләмдә арттыру.

Нәтиҗәгә ирешү срогы – грант бирү елыннан соң килүче елның 1 июленнән дә соңга калмыйча.

Тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/subsidirovanie-sotsialnih-predprinimateley-2021.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International