ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Илкүләм технологик инициатива олипиадасын (ИТИ олимпиадасы) оештыру комитеты ярышларның 5 яңа профилен раслады.  Хәзер ИТИ олимпиадасында 17 профиль бар, 9 профиль буенча җиңүчеләр һәм призерлар 2018 елда Россиянең инженерлык вузларына укырга кергәндә өстенлекләргә ия булачак.

Профильләрдә катнашучыларны теркәүгә алу эше 1 сентябрьдә башланып китте һәм 2017 елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк. 

 

Бүген Икътисад министрлыгында "Югарыга!" ("Вверх!") Республика конкурсының турыдан-туры конкурста сайлап алу этапларының берсе – Социаль кейсларның республика олимпиадасы булып узды.

 

2017 елның 28 сентябрендә булып узган "Дәүләт секторында мәгълүмати-коммуникация технологияләре: санлы җәмгыять юлында" МКТ конференциясендә дәүләтне шартлы (облачный) модель базасында мәгълүмат ресурсларының үзәкләштерелгән системасына эзлекле рәвештә күчерү мәсьәләләре каралды. Чыгыш ясаучылар билгеләп узганча, дәүләт системасының иминлеген тәэмин итү һәм гражданнар өчен дәүләт сервисларын үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

 

2017 елның 27 сентябреннән 29 сентябренә кадәрге чорда Мәскәүдә "BUYBRAND Expo 2017" 15 нче халыкара франшизалар күргәзмәсе узды, анда 200дән артык Россия һәм халыкара брендлары, шулай ук бизнеска старт бирү өчен кирәкле продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International