Илкүләм технологик инициатива олипиадасын (ИТИ олимпиадасы) оештыру комитеты ярышларның 5 яңа профилен раслады. Хәзер ИТИ олимпиадасында 17 профиль бар, 9 профиль буенча җиңүчеләр һәм призерлар 2018 елда Россиянең инженерлык вузларына укырга кергәндә өстенлекләргә ия булачак.
Профильләрдә катнашучыларны теркәүгә алу эше 1 сентябрьдә башланып китте һәм 2017 елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Мәктәп укучылары олимпиадага эләгү өчен предмет мәсьәләләрен 3 мәртәбә чишеп карау мөмкинлегенә ия.
2017 елның 5 ноябреннән 5 декабренә кадәр икенче сайлап алу этабы узачак, анда катнашучылар командаларга берләшеп, дисциплинарара мисалларны чишәргә тиеш булачак.