18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы «Милләтләр кроссы-2021» Бөтенроссия йөгерү көнендә актив катнашты. Массакүләм йөгереш «Урам» экстрим-паркы һәм Казансу елгасы яр буе территориясендә узды.
«Милләтләр кроссы» ел саен спортка битараф булмаган меңләгән кешеләрне берләштерә. Йөгереш стартына барлык теләүчеләр дә чыкты: тәҗрибәле йөгерешчеләр дә, һәвәскәр спортчылар да.
Иң массакүләм дистанция 3000 метрга үтте. Анда быел 10 меңнән артык казанлы катнашкан. «Милләтләр кроссы-2021» катнашучыларның гомуми саны 18 500 кеше булган.
«Миллениум» күпере астында старт зонасында бәйрәм кунаклары иҗат коллективлары катнашында күңел ачу программасын тамаша кылды.